Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 153
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Хак төрекмән Мәхтүмколый
Оглавление(Төрекмән халкының бөек шагыйре һәм акыл иясе Мәхтүмколый Фирагиның 290 еллыгы уңаеннан)
Син халкыңның горурлыгы,
Батырлыгы, мәгърурлыгы,
Мең шагыйрьгә торырлыгы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Синең рухи һиммәтең дә,
Язмышың да – милләтеңдә!
Шунда асыл кыйммәтең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Чынга ашты өметләрең,
Ораннарың, үгетләрең,
Милләтеңә теләкләрең,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Төрекмәннәрең азат инде,
Дошманнардан азат җирле,
Төрекмәнстанлы – азат илле,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Бер күргәч тә таң каласың:
Ашхабадың – таң каласы!
Ул – азатлык тантанасы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Мәңгелек – салган эзең дә,
Үлемсез – һәрбер Сүзең дә,
Милләтең дә, син үзең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Шөһрәтле син Ватаныңда,
Кодрәтле син Ватаныңда!
Шагыйре син татарның да,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Безне рухың бәйләп тора,
Берләшергә әйдәп тора,
Көрәшергә әйдәп тора,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Төрекмән кебек без дә атлы,
Азатлыкка без дә хаклы,
Без бит бер-беребез яклы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Син йолдыз – Шәрык күгендә
Балкып янасың бүген дә,
Балкыйсың һәрбер күңелдә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Шагыйрьләрнең гаделе син,
Милләтеңнең бәгыре син!
Шуңа күрә кадерле син,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
Сине укыйм да моңланам,
Сине укыйм да юанам,
Сине укыйм да уйланам,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!