Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 146
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Мостайга охшап киләсең…
ОглавлениеБашкортстанның халык шагыйре
Равил Бикбайга
Мостайга охшап киләсең:
Ул атлап килешләрең,
Акрын гына, салмак кына
Мостайча йөрешләрең…
Мостайча сүз сөрешләрең,
Сөйләгән телмәрләрең,
Һәрвакыт биектә булды
Сайлаган мөнбәрләрең.
Һәрвакыт үлчәп сөйләдең
Сүзләрнең кыйммәтләрен…
Гел Мостайны хәтерләтә
Килешең-килбәтләрең.
Сине күрсәм, Мостай диеп,
Мин сискәнеп китәмен…
Син инде, агай, беләсең,
Кемнәрнең кем икәнен!
Беләсең кемгә охшарга,
Кемнәргә охшамаска,
Кемнәргә ышанырга һәм
Кемнәргә ышанмаска…
Булмаса да шагыйрьләрне
Үзара ярыштырып,
Булмаса да бөек Мостай
Кәримне алыштырып,
Мостайга охшап киләсең…
Шулай дигәч көләсең.
Мостайга охшаганыңны
Син үзең дә беләсең.
Мостай агай әле һаман
Безгә бер терәк шул ул.
Охшасаң да, Мостайларга
Охшарга кирәк шул ул.