Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 142

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Шагыйрь җаны…

Оглавление

Бураннары да бурады,

Давылы да дулады!..

Дулады шул, шагыйрь җаны

Җил-давылсыз буламы?


Яшеннәре дә яшьнәде,

Күкләре дә күкрәде!..

Барсын сыйдырды, барсына

Түзде шагыйрь күкрәге!


Дөнья булгач, булып тора

Агы да, карасы да…

Тарихтан калган яралар

Ул шагыйрь ярасы да.


Кагылды да, сугылды да

Минем газиз милләтем…

Шагыйрь җаны гына аңлый

Милләтнең чын кыйммәтен.


Кемдер анда милләтемне

Телсез итмәкче тагын…

Туган телнең ачы яше

Сызлата шагыйрь җанын.


Беркем дә белми шагыйрьнең

Ниләр уйлап йөргәнен…

Учына кысып ята ул

Бәргәләнгән йөрәген.


20.07.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх