Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 138
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бар да исемдә…
ОглавлениеМинем яшьтәгеләр ни өчендер
Үткәннәрен ныграк сагына.
Тартыла ул матур яшьлегенә
Һәм бәхетле балачагына.
Ә хатирәләрдә – гомереңнең
Һәр минуты, һәрбер сәгате,
Тормышыңның һәрбер вакыйгасы,
Күңелеңнең һәрбер халәте…
Гомереңнең һәрбер мизгелен син
Фәкать үзең, үзең кичергән.
Шуңа да ул синең хәтереңдә,
Шуңа да ул чыкмый исеңнән…
Истәлекләр кат-кат искә төшә,
Хатирәләр кат-кат яңара.
Әйләнәләр алар татлы хискә,
Әйләнәләр ачы ярага…
Ә югыйсә күпме сулар аккан,
Ә бит күпме җилләр иселгән,
Күпме еллар гомер ителгән дә
Әллә күпме юллар кичелгән…
Хатирәләр яши хәтереңдә,
Хисләреңдә синең, уеңда…
Истәлекләр белән яшим мин дә,
Бик рәхәт тә кебек, кыен да…
24.06.2019