Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 140
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Гаделлек… Гаделсезлек…
ОглавлениеӘнкәй гадел кеше иде,
Гел гаделлек эзләде…
Гадел булды гамәлләре,
Гадел булды сүзләре.
Гадел булды үзенә дә,
Гадел булды безгә дә.
Шуңа түрәләр белән ул
Килгәләде сүзгә дә.
Гаделсезлекләрне Әнкәй
Үзе дә бик күп күрде,
Ләкин, ни генә булса да,
Гаделлекне хуп күрде…
Гаделсезлекне аңлыйсың,
Авызың пешсә генә,
Аңлыйсың аны, үзеңнең
Башыңа төшсә генә…
Гаделсезлекләр кайчакта
Таш булып өскә төшә…
Андый чакларда иң башта
Әнкәем искә төшә…
Илеңдә юк гаделлек ул,
Ай-һай, табылыр микән?
Бу ил гаделсезлекләрдән
Берәр арыныр микән?..
Юк, гаделлек табу авыр
Бу гаделсез тормышта…
Ә дөнья ал да гөл кебек
Болай карап торышка.
29.06.2019