Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 144

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Әллә ничек кенә…

Оглавление

Әллә ничек кенә узды гомер…

И. Иксанова

Әллә ничек кенә гомер кичтек,

Әллә ничек кенә яшәлде.

Елмаймакчы булып яшәсәк тә,

Күзләребез бик еш яшьләнде…


Әллә ничек кенә яратыштык,

Әллә белеп, әллә белмичә…

Безнең сөю үзе бер әкият.

Әйтерсең лә «Мең дә бер кичә»…


Әллә ничек кенә шагыйрь булдым…

Кемдер мохтаҗ шагыйрь назына.

Үз-үземә кайчак аптырыймын,

Әле һаман нидер языла.


Әллә ничек кенә картаелды,

Сизмичә дә хәтта калынды.

Егетләнеп кенә йөргән чакта

Картлык җиле килеп кагылды.


Үткән чорлар әллә ничек кенә

Алышына яңа чор белән.

Күңелләрне әллә ничек кенә

Юатабыз яңа җыр белән.


Әллә ничек кенә тузды бугай

Тормыш тузаннары тузса да…

Минем гомер үкенерлек түгел,

Әллә ничек кенә узса да…


29.07.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх