Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 132
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Болай булмый торган иде…
ОглавлениеМайның әле башы гына,
Ә тышта шундый эссе!
Нәкъ җәйге челлә шикелле,
Әйтерсең печән өсте…
Кыздыра микән белмичә,
Кыздыра микән белеп,
Быелгы май кояшы да
Июль кояшы кебек…
Әллә инде шатланасы,
Әллә инде куркасы…
Болай булмый торган иде
Бездә майның уртасы.
Бу табигатьнең шушылай
Уйнап алуы микән,
Әллә буталуы микән,
Әллә аруы микән?
Көн дә болай җылы булмас,
Яңадан салкынайтыр,
Кайдадыр адашып йөргән
Салкын әйләнеп кайтыр…
Нишләмәк кирәк, дөньялар
Бер салкын шул, бер җылы…
Быел бөтен агачлар да
Чәчәк атты берьюлы.
15.05.2019