Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 133
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Тәрәзәгә карап ятам…
ОглавлениеТәрәзәгә карап ятам…
Акрын гына таң ата.
Яктыра минем күңелем,
Яктыра ак палата…
Тәрәзәдә – җәйге кояш…
Ул минем дә кояшым!
Шул кояшлы уйлар белән
Тулган минем бу башым…
Тәрәзәгә карап ятам…
Күңел кайный, айкала.
Күңелемне ымсындырып,
Акчарлаклар чайкала…
Тәрәзәдә – ак болытлар…
Карап калам үрелеп…
Ак болытларны күрсәм дә
Китәм кебек терелеп.
Тәрәзәгә карап ятам…
Түз, күңелем, пошынма…
Минем күңел зәңгәр күктә,
Үзем генә шушында.
6.06.2019