Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 145
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мин сагынмый, кем сагынсын…
ОглавлениеМин сагынмый, кем сагынсын
Газиз Сөн буйларымны.
Сөн аңламый, кем аңласын
Уйлаган уйларымны…
Мин яратмый, кем яратсын
Андагы талларымны.
Яктыртса, алар яктырта
Болытлы таңнарымны…
Мин сокланмый, кем соклансын
Сөннең көмеш суына.
Сөннең көмеш суларында
Сандугачлар коена…
Мин кушылмый, кем кушылсын
Сандугач җырларына.
Үзем дә әйләнәм инде
Сандугач моңнарына…
Мин көйләми, кем көйләсен
Сөн буеның көйләрен…
Сөнсылу – гомер агышым,
Сөн сылуы – сөйгәнем…
5.08.2019