Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 134

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Инстадашларыма шифаханәдән хат

Оглавление

Үзенә күрә монда да

Тормышның бер кисәге.

Монда минем кебекләрнең

Юктыр кебек исәбе…


Монда җәй дә, кыш та булмый,

Яз да, җәй дә сизелми…

Мондагылар бар да бериш,

Дөнья шулай тигезли…


Һәркемнең үз авыруы,

Үз даруы, үз зары.

Күзләреннән дә күренә

Тәннәренең сызлавы…


Тән дә сызлый, җан да сызлый.

Тик кызгана күрмәгез!

Минем өчен, зинһар өчен,

Сез сызлана күрмәгез!


Сызлануларымны үзем

Сызланып бетерермен…

«Хәлләремне җиңеләйт!» – дип,

Ходайдан үтенермен.


Монда шулай, сызлансаң да,

Янсаң-көйсәң дә була…

Вакыт кына акрын уза,

Узмый дисәң дә була…


10.06.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх