Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 141

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кадереңне белдем микән…

Оглавление

Уйлыйм сине, икебезне…

Узган гомеребезне…

Башкалар ничектер, ә без

Сөйдек бер-беребезне…


Сөйдек, сөйдек, хәзер инде

Дәлилләп торасы юк…

Хисләрнең әле бүген дә

Һич тынып торасы юк…


Күңел дә юкка хисләнми,

Юкка да тулмый инде…

Ә шулай да уйландыра…

Уйланмый булмый инде.


Кадереңне белдем микән,

Әллә белмәдем микән?

Алтыннарга күмдем микән,

Әллә күммәдем микән?


Ефәкләргә төрдем микән,

Әллә төрмәдем микән?

Син дип утка кердем микән,

Әллә кермәдем микән?..


Төрлесе булгандыр, күңел

Шуңа туладыр инде.

Күрәсең, сөю-сәгадәт

Шундый буладыр инде…


Мәхәббәт сүрелмәс, җаным,

Без бергә булган чакта!

Сөйдек, сөйдек… Ләйлә белән

Мәҗнүн үк булмасак та…


14.07.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх