Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 143

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Беркатлылык

Оглавление

Без бигрәк тиз ышанучан,

Без бигрәк беркатлы бит.

Тик шунысы: ышаныч ул

Бер ачы, бер татлы бит…


Ышанабыз вәгъдәләргә,

Ышанабыз вәгазьгә,

Ышанабыз законнарга,

Ышанабыз кәгазьгә…


Ышанабыз түрәләргә,

Аларның сүзләренә.

Мөлдерәп карап торабыз

Аларның күзләренә…


Ышанабыз гаделлеккә,

Ышанабыз хәләлгә.

Ышанабыз экраннардан

Күрсәтелгән хәлләргә…


Ышанабыз юхаларга,

Астыртын дус-ишләргә…

Ә аннары аптырыйбыз,

Белмибез ни эшләргә.


Күпме авыз пеште инде,

Ничә тапкыр алдандык…

Беркатлы икәнебезне

Без инде мең аңладык.


Беркатлы булмаска кирәк!

Моны һәркем белә бит…

Тик барыбер ышанасы,

Алданасы килә бит.


23.07.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх