Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 135
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Түземлек
ОглавлениеЮка гына иңнәреңә
Күпме хәсрәт өелгән.
Ничә кабат янылган да
Ничә кабат көелгән…
Беләм инде, сиңа авыр,
Сиңа кыенрак инде.
Еларга гына торасың…
Син бигрәк елак инде.
Үзәкләреңне үзем дә
Өзлексез өздем инде…
Ә син, җаным, ни булса да
Түздең шул, түздең инде…
Елак булсаң да, көчле син,
Миннән дә түзем инде…
Син бит минем Язым идең,
Ә хәзер Көзем инде.
Көзебезгә алып керде
Гомерләрнең юлы да…
Гомер буе түздең, җаным,
Түз инде бу юлы да!
11.06.2019