Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 139

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Төнге яңгыр

Оглавление

Әйбәт кенә йоклап киткән идем,

Мине кинәт яңгыр уятты…

Йокыларны качырды ул яңгыр,

Хисләремне минем уйнатты.


Шыбыр-шыбыр тышта яңгыр ява…

Тәрәзәмне ачып җибәрдем.

Сагындырган икән җәйге яңгыр,

Сагынганмын яңгыр җилләрен.


Төнге яңгыр ява… Яңгыр исе

Кереп тулды тынчу бүлмәмә.

Көтелмәгән бу шифалы яңгыр

Дәва булыр иде кемгә дә…


Иркенәеп китте сулышларым,

Киңәепләр китте тыннарым…

Тоям, тоям бөтен күңелемә

Җәйге яңгыр кереп тулганын…


Бу яңгырны, ахры, мин үзем дә

Күптән инде, күптән көткәнмен…

Шыбыр-шыбыр яңгыр тавышына

Мин яңадан йоклап киткәнмен.


27.06.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх