Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 152
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Синең белән бер дә утырган юк…
ОглавлениеБашкортның талантлы шагыйре
Салават Әбүзәровка
Синең белән бер дә утырган юк,
Салмыйча да, хәтта салып та…
Утырырга туры килсә әгәр,
Булмас иде салмый калып та…
Хәлләреңне ә мин белеп торам
Марат Кәбировтан – Казаннан.
Һәм белешеп торам Уфалардан:
Өлкән дустың Хәсән Назардан.
Мин үземне гәрчә хәттин ашкан
Заман кешесенә чутламыйм,
Ә шулай да кайчагында мин дә
Интернетка кереп чыккалыйм.
Кем генә юк анда, ни генә юк!..
Синең шигырьләр дә күренә.
Кайберләре җанны өтеп ала,
Үтеп керә күңел түренә.
Бүләк итеп биргән китабың бар…
Гәзит кәгазендә басылган.
Гәзит кәгазендә басылса да,
Ул китабың кат-кат ачылган.
Шигырьләрнең асыл бәяләре
Аңа карап кына үзгәрми.
Иң мөһиме, кәгаз битендәге
Ташка баскан юллар, сүзләр ни?!
Синекедәй чын шигырьләр барда
Алтыннарың торсын еракта.
Сине укыр өчен бөтен башкорт
Тезелергә тиеш чиратка!
Башкорт сине моннан соң да укыр,
Җырларыңны, беләм, җырлар ул!
Шагыйрьләргә – көн дә урак өсте!
Җырлар чәч тә, әйдә, җырлар ур!..
Утырасы килә синең белән
Гармун уйнап, курай тарткалап,
Бөекләребезне искә алып,
Кайберәүләргә таш аткалап,
Утырасы килә мактанышып,
Иңбашларыбыздан каккалап,
Һәм, әлбәттә инде, бераз гына,
Аз-аз гына шәраб капкалап…
Утырасы килә…