Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 131
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мәхәббәт
ОглавлениеМәхәббәтне беркем аңлаталмый,
Мәхәббәтне беркем аңламый.
Әгәр «аңлыйм» дисә ул, әлбәттә
Үзен үзе генәалдалый…
Мәхәббәт ул шундый сәер матдә
Мәхәббәт ул шундый серле хис…
Аңлашылмый торган шул серле хис
Һәркайсыбызныкы төрле ич.
Кемнәрдәдер – талгын гына хисләр,
Кемнекедер дулый, буранлый…
Мәхәббәтнеңкагыйдәләре дә
Формулалары да булалмый.
Мәхәббәтне булмый кабатлап та,
Булмый аны алмаштырып та.
Һәркайсыбызныңүз мәхәббәте,
Булмый аны адаштырып та…
Аңлап булмый, тик аңлыйсы килә
Мәхәббәтнеңбөек тылсымын…
Без яшибез, бөек мәхәббәтнең
Бөек тылсымына ымсынып!
Мәхәббәтне беркем аңлый алмый…
Тырышмыйк та аны аңларга.
Иңяхшысы, без яратып калыйк,
Сөеләһәм сөя алганда…
23.04.2019