Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 121

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Хатын-кыз…

Оглавление

Хатын-кыз – безнең дөньябыз,

Хатын-кыз – галәмебез…

Хатын-кызга багышлана

Безнең бар гамәлебез.


Без аларның Мәҗнүне дә,

Без аларның колы да…

Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми

Күңелнең бер кылы да.


Без мәңгелек тоткыннар бит

Хатын-кыз кочагында.

Яндыра алар тереләй

Мәхәббәт учагында…


Жәлләп тормый алар безне,

Сабыштыра юләргә.

Ир-ат әзер хатын-кызның

Кочагында үләргә…


Хатын-кызсыз шигырь кошы

Күңелгә кунмас иде,

Әлеге шигыремнең дә

Кирәге булмас иде…


Яраттыра ала безне

Илаһи затлар гына!

Хатын-кызлар – илаһилар!

Ә без – ир-атлар гына…


06.03.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх