Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 111
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кояшлы каеннарым
ОглавлениеБар матурлык әйтерсең лә
Каеннарда, шушында…
Алар матур шул кайчан да:
Язын, җәен, кышын да.
Бөтен булмас иде дөньям,
Ак каенлы булмаса,
Ап-ак каенлы дөньяма
Кояш төшеп кунмаса,
Кояшлы ак каеннарым
Күзнең явын алмаса…
Һәркем дә шулай уйлыйдыр,
Матурлыкны аңласа…
Каеннарны күрүгә үк
Тоям шундый рәхәтлек.
Әкияти бу матурлык
Үзе бит мең рәхмәтлек.
Рәхмәт сезгә, җанашларым,
Кояшлы каеннарым!
Сезнең матурлыктан минем
Юк әле айныганым…
16.01.2019