Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 122
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Татарча көрәш
ОглавлениеКөрәшкән татар, көрәшкән
Ук белән, сөңге белән!
Хәзерге татар көрәше
Билбау йә сөлге белән…
Татар ул көрәш ярата!
Бер-берсе белән көрәш…
Һәр татар җиңәргә тиеш!
Татарга татар – көндәш…
Авыр чакта бер-берсенә
Татар ул терәк түгел.
Үз татарыбыз бар чакта,
Дошман да кирәк түгел…
Көрәшә ул үзе белән! –
Татарның дошманы юк.
Шуңа микән, милләт өчен
Татарның пошканы юк…
Татарны татар яратмый,
Ярата ул ятларны.
Ятларны яраткан татар
Татарлыгын яклармы?
Көрәшсә дә көрәшә ул
Дан өчен йә мал өчен.
Аның бөтен тырышканы
Патша өчен, хан өчен…
Бер-берсе белән көрәшү
Татарга кулаерак!
Татарча көрәш…
Татарның
Эшләре шулаерак…
08.03.2019