Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 128
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кыш шикелле…
ОглавлениеИсертте дә мине яз исләре,
Күңелемне айкап ташлады.
Күңелемә минем яз яктысы,
Яз җылысы иңә башлады.
Салкыннарда туңган күңелемне
Өметләндереп тә җибәрде,
Канатландырып та җибәрде ул,
Егетләндереп тә җибәрде…
Күңелемә язгы ирек бирдем,
Изүләрне чишеп җибәрдем.
Күңел түрендәге хисләремне
Язгы җылы җилдә җилгәрдем…
Күңелләрем китте рәхәтләнеп,
Күңелләрем китте бушанып.
Салып аттым кышкы киемнәрне,
Кичә килгән язга ышанып…
Бүген исә тагын кыш шикелле,
Туңып кердем тагын урамнан.
Качып булмас, ахры, салкыннардан,
Арыналмам, ахры, бураннан…
Салкыннарда, карлы бураннарда
Йөрергәме тагын бөрешеп?
Болай да бит инде гомер үтте,
Бер җылынып шулай, бер өшеп…
Без өйрәнгән язның аязына,
Җылысына, күңеллесенә…
Аптыраплар карап торам язның
Кар-буранлы бүгенгесенә.
25.03.2019