Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 118
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Үз илеңдә, үз телеңдә…
ОглавлениеБүген туган тел бәйрәме…
Бәйрәм итәр чакмы соң?
Сүндерми ничек сакларга
Туган телнең чаткысын?
Туган телебез бер сүнсә,
Ул кабаттан кабынмас…
Ул чагында туган телдә
Сөйләшүче табылмас…
Сөйләшеп калыйк, сөйләшик
Без туган телле чакта,
Үзебез татар чакларда,
Телебез тере чакта…
Үзебезнең телебездә
Сөйләшик бер туйганчы,
Безнең туган телебезне
Бөтенләй дә тыйганчы,
Язып элгәнче: «Татарча
Сөйләшергә ярамый!»
Сөйләшеп калыйк, бернинди
Киртәләргә карамый…
Сөйләшсәк, безнең телебез
Калыр, бәлки, исән дә…
Бигрәк газиз шул телебез,
Ниләр генә дисәң дә…
И телсезлек, и өнсезлек…
Ул безнең канда инде…
Үз илеңдә үз телеңдә
Сөйләшә алма инде…
20.02.2019