Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 130

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Тукайга һәйкәл ачабыз…

Оглавление

Тукайга һәйкәл ачабыз!

Уфада, «Нур» каршында.

Татарлар килгән, башкортлар…

Тукай җыйган барсын да!


Тукай монда бик биектә!

Безнең баш та югары!

Тукайга мондый һәйкәлнең

Куелганы юк әле…


Уфада һәйкәл ачабыз!

Караш күккә төбәлгән…

Тукай күккә ашкан кебек,

Караганда түбәннән.


Тукайга килеп баш иде

Президентлар, түрәләр.

Өстә дә, димәк, Тукайның

Даһилыгын күрәләр…


Һәйкәл гүзәл! Болай гына

Үтеп китәрлек түгел…

Тукай биек! Беркемнең дә

Буе җитәрлек түгел!


Ул безгә – бөек ышаныч!

Ул безгә – бөек терәк!

Шуңа да ул заманнан да,

Бездән дә биектәрәк!..


Тукайга һәйкәл ачабыз!

Бу көнне көтте Уфа…

Яктырып китте күңелләр,

Нурланып китте Уфа!


19.04.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх