Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 123

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Язлар җитсә…

Оглавление

Язлар җитсә, хатын-кызлар

Үзгәрә, танып булмый…

Гүзәллекләренә лаек

Сүзләр дә табып булмый.


Йөзләренә карап булмый,

Күзләрне камаштыра!

Юк, аларны пәри түгел,

Яз шулай алмаштыра!


Матурланган чаклары шул,

Канатланган чаклары!

Яшьлектәге хисләренең

Кабатланган чаклары…


Күңелләре ташып тора,

Хатын-кыз да яз төсле…

Хатын-кызны күпме генә

Яратсаң да аз төсле!


Яз! Хатын-кыз! Әйе-әйе,

Хатын-кыз яз белән бер…

Хәер, алар яз тәэсирен

Үзләре дә беләдер…


11.03.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх