Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 126
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Шигырь
ОглавлениеШигырь ул – шагыйрь җанының
Төзәлмәс бер ярасы…
Шагыйрьгә үз шигыренең
Ялкынында янасы.
Шигырьләргә кагылмый ул
Вакытларның арасы.
Булмый бит ул чын шигырьнең
Искесе йә яңасы.
Яңа шигырьне укыгач,
Җанда яз булган кебек.
Шигырь, кайчан укысаң да,
Яңа язылган кебек.
Чын шигырь – озын гомерле,
Шигырь – җан,
Шигырь – күңел…
Искерә икән әгәр дә,
Ул инде шигырь түгел.
16.03.2019