Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 114
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Җитә миңа, җитә…
ОглавлениеХисләребез безнең бер дулкында,
Синең белән без бер агымда.
Миңа синең булуың да җитә
Яннарымда, җанда-җанымда…
Миңа синең бер карашың җитә,
Бер каравың җитә тутырып.
Синең белән бер сөйләшү җитә,
Бер серләшү җитә утырып…
Җитә миңа, җитә җылыңны һәм
Сулышыңны гына тою да…
Мәңгелек бер ләззәт кочагыңда
Бер мизгелгә генә ою да…
Миңа синең бер сүзең дә җитә,
«Сөям!» дигән булса ул сүзең.
Тик андый сүз еш әйтелми икән,
Бигрәк тансык икән ул көзен…
Чәчләремнән бер сыйпавың җитә,
Кагылуың җитә иңемә…
Кайчак уйлап куям: бу дөньяда
Бәхетледер, ахры, мин генә.
Әйтим инде тагын ни генә?..
27.01.2019