Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 110

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Күңел галәмем

Оглавление

Үз-үземә урын тапмаганда,

Күңелләрем хискә бай чакта,

Уй-хисләрем җанга сыймаганда,

Мин күкләргә багам кайчакта.


Дәшә мине ерак биеклекләр,

Киңлекләргә күңел ашкына…

Галәм аръягында ниләр бардыр?

Җитми монда минем баш кына.


Ул галәмне иксез-чиксез диләр…

Кем үлчәгән аның күләмен?..

Мин галәмнең нинди икәнлеген

Күргән кадәр генә күрәмен.


Тик тоям мин аның бөеклеген!

Күк шикелле минем күңел дә.

Ай да, кояш та бар, йолдызлар да

Балкып тора күңел күгемдә.


Иксез-чиксез минем үз хәятем,

Бер дә галәмәт үз галәмем.

Үз галәмемдәге уйларымны

Язып өлгералмый каләмем…


Хисәрем дә, уй-фикерләрем дә

Талпына да һаман очына…

Ә үзләре сыеп бетә минем

Күңелемә, каләм очына.


08.01.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх