Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 125
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Мин…
Оглавление(Бер хатка җавап)
Үзем кыш мин, үзем яз мин…
Үзем – курай, үзем – саз…
Кемнәргәдер мин бик күптер,
Кемнәргәдер мин бик аз.
Чишмә дә мин, ташкын да мин,
Тыныч та мин, шашкын да…
Әйләнеп кайттым ничә кат,
Мин күкләргә аштым да.
Үзем җәй дә, үзем кыш та…
Үзем – балык, үзем – кош…
Айкала күңел, чайкала…
Үзе – тулы, үзе – буш.
Кайчак акыллы кебекмен,
Кайчакларда юләр дә…
Белмим, кайчан еларга да,
Белмим, кайчан көләргә?
Дәрвиш тә мин, юлдаш та мин…
Кырыс та, юаш та мин…
Болытлар капламаганда,
Ай да мин, кояш та мин.
Үзем җәй мин, үзем көз мин…
Үзем – кыйгач, үзем – төз…
Үзем кыек булганда да,
Уем – туры, сүзем – төз.
Түземсез дә, түзем дә мин,
Сизеләдер йөземдә…
Үземнең мин кемлегемне
Белмим әле үзем дә.
16.03.2019