Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 116

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Хәзер инде…

Оглавление

Быелгы кыш ни өчендер

Яшьлектәге кыш кебек…

Тик икәү йөргән урыннар

Хәзер инде буш кебек.


Яшьләр хәзер бураннарда

Парлап йөрмидер кебек,

Алар кышның аклыкларын

Бер дә күрмидер кебек…


Салкында туңып йөрергә

Алар шул юләр түгел…

Бездә генә иде бит ул

Юләр хис, юләр күңел.


Уйласаң, ул юләрлекләр

Калды инде и ерак…

Яшьләр хәзер акыллырак,

Алар бездән кыюрак.


Аларның кар-бураннарга

Китмидер бик исләре.

Аларның үз бураннары,

Аларның үз хисләре…


Мин генә ул, юләрләнеп,

Буранда йөргән булам…

Нишләптер бик сагындыра

Яшьлектә йөргән буран.


14.02.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх