Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 112

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Балачак салкыннары

Оглавление

Гыйнвар салкыннары килде.

Салкын керде эчемә…

Балачактагы салкыннар

Килеп төште исемә.


Искә төште дә балачак,

Күңелләр тулып китте.

Бик рәхәт тә булып китте,

Кыен да булып китте…


Үстек инде балачакта

Бар булганнары белән.

Истә калган салкыннары

Кар-бураннары белән…


Ул салкыннар кереп калган

Күңелемә, хисемә.

Калтырап куям әле дә

Төшкән саен исемә…


Тышта салкын, өйдә салкын…

Теш тешкә тими иде.

Ә әнкәем, мескенкәем,

Нишләргә белми иде…


Салкыннан аның җылысы

Саклады ул чагында.

Бишебез дә сыя идек

Әнкәйнең кочагына…


Балачакның салкыннары…

Болар бар да хак иде.

Әткәй үлгән чак иде ул,

Ятим калган чак иде…


24.01.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх