Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 119

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кояш янында

Оглавление

(Казаннан Уфага очканда)

Мин биектә очып барам…

Мин кояш янында ук.

Юк, янында гына түгел,

Ул минем җанымда ук…


Кояш белән узышабыз…

Малай чактагы кебек.

Очам мин, очам, кояшны

Узачагымны белеп…


Уйный кояш минем белән…

Ул кочакта, учымда.

Ул күңелем куенында,

Ул каләмем очында…


Бу шигырьне дә кояштан

Мин илһам алып яздым,

Каләмемне шушы алтын

Кояшка манып яздым…


24.02.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх