Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 120
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Үземә тиешлесе…
ОглавлениеМалым да юк, багым да юк,
Башкалар кызыгырлык;
Дәртем дә юк, рәтем дә юк,
Йөземгә сузылырлык…
Бай да түгел, хәерче дә…
Мин сезнең кебек кенә.
Байлыкка мин, нишлим инде,
Карыймын көлеп кенә.
Көләм инде аптырагач,
Кулымнан килмәгәчтен…
Тагын кемнән көлим инде,
Үземнән көлмәгәчтен?..
Алай дисәң, байларның да
Миннән артык җире юк…
Ярый әле миндә, димен,
Комагайлык чире юк.
Тыя беләм нәфесемне,
Ерак йөрим хәрәмнән.
Эшләп тапкан мал кадерле! –
Яздырмасын хәләлдән!
Кирәкми миңа тормышның
Алтынлы-көмешлесе…
Бик тә җитә Ходай биргән
Үземә тиешлесе…
02.03.2019