Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 109

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бар инде, кер…

Оглавление

Кайчаннан бирле салкында

Торасың бит, ханым…

Ярың килер, бар инде, кер!

Туңасың бит, ханым…


Кермәсәң кермә, бары тик

Туңа күрмә генә!

Ап-ак карлар ява синең

Кара күлмәгеңә.


Ап-ак карлар явып тора

Кап-кара чәчеңә…

Синең кара чәчләреңнән

Ап-ак нур чәчелә!


Карлар ява синең өскә,

Алар шундый талгын…

Мәхәббәттән кайнарлана,

Ахры, синең каның.


Кайнардыр синең хисләрең,

Күңелләрең – уттыр!

Гашыйклар алар туңмыйлар!

Туңмыйсыңдыр, юктыр…


Эретәдер ак карларны

Җаныңдагы ялкын!

Дөрләп торган гашыйк җанга

Нәрсә соң ул салкын?!


Мәхәббәт ул ут белән бер!

Икесе дә бер үк…

Ә шулай да бар, кер, ханым!

Туңа күрмә, берүк!


7.01.2019

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх