Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 89

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
9 нчы март иртәсе…

Оглавление

Тәрәзәбез карланган…

Әллә инде карланган ул,

Әллә инде парланган…


Иртәсе дә иртәсе…

Безгә шундый ияләшкән,

Кышның килми китәсе…


Тышта минус унҗиде…

Әле һаман кыштагыча

Ул салкыны, ул җиле…


Югыйсә март бит инде…

Югыйсә язга ашкынган

Күңелләр шат бит инде…


И матурлыгы тышның…

Тәүге көннәре бу язның,

Соңгы көннәре кышның…


Ә тышта шундый аяз…

Нишләргә белми табигать:

Үзе кыш бу, үзе яз…


9.03.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх