Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 97
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Әткәй туган көн
ОглавлениеСин тугансың, әткәй, йөз ел элек!
Утырамын уйлар эчендә…
Сиңа караганда күпкә карт мин,
Яшәлгәндер синең өчен дә…
Мин еш кына синең хакта уйлыйм,
Ул уйлардан булмый котылып.
Синең белән, әткәй, бер ирләрчә
Сөйләшәсе килә утырып.
Ә сөйләшер сүзләр күп җыелган,
Мөлдерәмә алар җанымда…
Түгелергә тора күңелемдә…
Син генә юк минем янымда.
Синнән башка узды балачак та,
Синнән башка узды яшьлек тә…
Син мәңгегә балачакта калдың,
Кайталмадың күпме дәшеп тә…
Син истә дә, син истә дә түгел,
Белмим инде ниләр әйтергә?
Син яшь булып калдың күңелләрдә,
Япь-яшь булып калдың хәтердә.
Хыялларда калдың, сагышларда,
Шигырьләремдә һәм җырымда…
Син җанымда, әткәй, җанымдагы
Иң кадерле газиз урында.
Ишетәсең микән син, юк микән
Минем сиңа ниләр әйткәнне?..
Җитмешемдә сагынамын сине –
Кырык бердә киткән әткәмне…
7.09.2018