Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 91
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Башкорт кымызы
ОглавлениеЮктыр сезнең эчкәнегез
Башкортның чын кымызын…
Шул кымызны бер капсаң да
Бәхетле син көнозын!
Әгәр син тапмыйсың икән
Дөньяның бер кызыгын,
Син бер генә кабып кара
Башкортның шул кымызын!
Уртлый-уртлый, туктый-туктый
Эчсәң әгәр кымызын,
Тыңлыйсың килер башкортның
Кураен һәм кубызын.
Биюләрнең дәртлеләрен,
Җырларының озынын
Тыңлый-тыңлый эчәрсең син
Башкортның чын кымызын!
Әгәр чынлап эчәм дисәң
Син башкортның кымызын,
Туры китермәскә тырыш
Вакытның син тыгызын!
Утыраек әле бергә,
Ашыкмаек, төн озын…
Телләр ачылып китә ул,
Капсаң башкорт кымызын.
24.03.2018