Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 88

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Сезне яратмасам…

Оглавление

Мин яратам сезне, кызлар!

Яратам шул бигрәк!

Ярату ул гөнаһ түгел, –

Яратырга кирәк!


Яратмаслык та түгел шул,

Тормышның сез җаны!

Сезгә бара да тоташа

Тормышның бар ягы…


Ничек гашыйк булмыйсың да

Ничек яратмыйсың?!

Яратасың!.. «Яратам!» дип

Мең кат кабатлыйсың…


Сөю ялкыны сүнмәсен

Безнең җаныбызда!

Яратырга яратылган

Безнең барыбыз да!


Гөнаһ булыр иде, гөнаһ,

Сез дип җан атмасам…

Шагыйрь булып та йөрмим мин,

Сезне яратмасам!


7.03.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх