Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 101

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Монда…

Оглавление

Монда һәркемнең үз чире,

Һәркемнең үз уколы.

Һәрберсе чирле булса да,

Монда һәркем «укалы»…


Монда бик «тәртипле» халык,

Монда беркем шауламый.

Сиңа табиблардан башка

Беркем комачауламый,


Ачуыңны да чыгармый,

Нервыңда да уйнамый…

Телефоныңны сүндер дә

Ят, берни дә уйламый.


Кайчан ятар идең әле

Дөнья белән күзгә-күз…

Югыйсә көннәр буена

Бер кирәксез сүз дә сүз…


Әгәр бик уйлыйсың килсә,

Уй кемдә дә җитәрлек.

Бер уйласаң, ул уйлардан

Башлар Себер китәрлек…


Менә ничә көннәр инде

Кич була таң ата да…

Ни уйларга белми ятам

Мин шушы палатада.


10.09.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх