Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 96

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Карашларың…

Оглавление

Карашларың шундый якты,

Карашларың шундый татлы…

Карашларың ялганламый,

Карашлар ул һәрчак хаклы.


Карашларың бигрәк алкын,

Карашларың бигрәк ялкын…

Ул карашлар – аңлый алмыйм –

Үзе ерак, үзе якын.


Карашларың иксез илһам,

Карашларың чиксез җиһан…

Ул карашлар җиһанга да

Сыймас иде әгәр җыйсаң.


Карашларың шундый тып-тын,

Карашларың төпсез упкын…

Шул карашлар упкынында

Бәргәләнә гашыйк тоткын…


7.08.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх