Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 90
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Яз килергә җыена…
ОглавлениеТамчылар тама башлады,
Тып та тып тама инде…
Тышта салкынча булса да,
Язларга таба инде…
Тамчысыз язлар башланмый,
Тамчыдан күл җыела…
Кыш китәргә җыенмый да,
Яз килергә җыена…
Язгы тамчыларга карап,
Күзләрем тала инде…
Яз җилләре күңелләрнең
Капкасын кага инде…
Табигатьнең аклыклары
Кышларда кала инде…
Күңелләрем ел да шулай
Бер ярсып ала инде…
Шагыйрь иптәш, синең күңел
Болай да язда инде…
Урамга чык, шигыреңне
Тиз генә яз да инде…
12.03.2018