Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 87

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Быел безне бәхет басты…»

Оглавление

Быел безне бәхет басты:

Ак-караны күрмибез без,

Көрибез дә көрибез без…

Көрәмичә кермибез без.


Көрәмичә йөрер идек,

Көрәмичә йөреп булмый,

Көрәмичә керер идек,

Көрәмичә кереп булмый.


Безнең эшләр шундый инде…

Бер уңмаган уңмый инде…

Күпме яуса да, ул карны

Көрәмичә булмый инде…


Беләм инде, булмый инде…

Йә, әйтегез, бу ни инде?

Кар көрәргә бер теләк юк…

Теләмичә булмый инде.


Югыйсә мин өлкән яшьтә,

Көрәмәскә хакым да бар!..

Борчылмагыз! Көрәшергә

Минем әле хатын да бар!


14.02.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх