Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 73
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Телен саткан татарга
(Мәктәпләрдә татарлар үзләре татар теленнән баш тарталар.)
ОглавлениеНигә татар булып тудың,
Үз телең дә кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?
Юк, татардан тумагансың,
Син уйнаштан тугансыңдыр…
Юк, син безгә туган түгел,
Син урыска тугансыңдыр…
Син сатасың нәселеңне,
Һәм анаңны, һәм атаңны…
Ходай гафу итмәячәк
Син эшләгән бу хатаңны!
Нәкъ менә синең ишеләр
Шушы көнгә илтте безне:
Илсез итте, телсез итте,
Мескен милләт итте безне…
Тик синең кебек маңкортлар
Үзенә зур гөнаһ ала!..
Әгәр туган телсез калсаң,
Чукынасың гына кала…
Чукынып кит! Минем халкым
Телсез калмас! Калмаячак!
Телсез татар булмаганны
Ул барыбер аңлаячак!
Татарлык ул күп татарның
Барыбер бар калебендә.
…Ә синең кебек татардан
Ерак булсын каберең дә.