Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 85
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Ялгыш төймә
ОглавлениеТөнгә кадәр утырганмын
Мин компьютер алдында…
Артык озак утырылган:
Туйдым да мин, ардым да!
Туйсам да мин, арысам да,
Эшләрем бетми генә…
Ах, ялгыш төймәгә бастым,
Уйламый-нитми генә.
Язганымның бер мизгелдә
Бетердем мин барсын да…
Утырам менә уйланып
Компьютерым каршында.
Тормышта да кайчагында
Юкка чыга эшләрең…
Әрәм китә вакытларың,
Сарыф була көчләрең…
Йә ул кирәкмәгән була,
Яки дөрес эшләнми…
Берни дә эшли алмыйсың,
Терсәк бит ул тешләнми…
Шушы язу эшенә мин
Әгәр дә тотынмасам,
Төн урталарына кадәр
Әгәр дә утырмасам,
Кәефне дә, эшемне дә
Бозмаган булыр идем…
Бу шигырьне дә, әлбәттә,
Язмаган булыр идем.
30.01.2018