Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 81

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бу гүзәллек – кичәге…

Оглавление

Акрын гына кояш байый,

Кызарып та алланып…

Күз дә алмый торам, шушы

Гүзәллеккә алданып.


Бу гүзәллек – күзләремдә,

Бу гүзәллек – йөземдә…

Бу гүзәллектән аз гына

Матураям үзем дә.


Бу гүзәллек – бу хәятнең

Искитмәле мизгеле!

Бу мизгелне сизә фәкать

Күңелләрнең сизгере…


Тик юк инде бу гүзәллек,

Бу гүзәллек – кичәге…

Фотода – шул гүзәллекнең

Кечкенә бер кисәге.


Тиз дә уза гүзәл мизгел,

Кабатланмый да бүтән…

Ә мин һаман, и хыялый,

Кабатланыр дип көтәм…


20.01.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх