Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 79

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Моңланган чаклар була…

Оглавление

Бик моңланган чаклар була,

Уйланган чаклар була,

Кулларыңа гармун алып

Уйнаган чаклар була.


Мин тартуга, моңнар тула

Гармунның күрегенә,

Гармунымның күрегенә,

Үземнең күңелемә…


Моңнар тулы гармунымның

Тышы да һәм эче дә.

Күңелдәге моңны гына

Ишетми бер кеше дә…


Югыйсә гармундагы моң

Минем моңнарым бит ул.

Шул моңнарны тибрәндергән

Күңел кылларым бит ул…


Хәзер инде моңланмаган

Чакларым сирәк була…

Моңланганда, шушы иске

Гармуным кирәк була.


09.01.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх