Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 80
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Бүгенге төн…
ОглавлениеСүрән генә, сүлпән генә
Ай нурына күмелде төн…
Өтеп ала күңелне төн…
Бигрәк суык бүгенге төн…
Ай моңаймый, ай пошынмый…
Бүген кышкы ай шушындый…
«Тыныч йокы!» диеп, минем
Колагыма ул пышылдый.
Нинди гүзәл төн буласы!..
Юк янымда ярым гына.
Юк, мин генә түгел икән…
Ай да бүген ярым гына.
19.01.2018