Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 75

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Язам әле…

Оглавление

Мин язасы ап-ак кәгазь бите

Көтеп ята мине өстәлдә.

Моңа кадәр язганыма хәзер,

Белмим әле, ниләр өстәргә?..


Иң мөһиме, шигырь язарга дип

Кулга каләм алган чакларда,

Кәгазь битен ничек пычратмаска,

Чиста килеш ничек сакларга?..


Сизеп торам йөрәк шигырьләрем

Кемнәргәдер кирәк икәнен.

Аларның да мин кичерешләрен,

Уй-хисләрен шигырь итәмен.


Мин кулымнан килгән кадәр язам,

Яза алмыйм моннан артыгын.

Булдыралсам, мин дә язар идем

Шигырьләрнең фәкать алтынын…


Минем хисләр инде элеккеге,

Яшь чактагы түгел түгелен,

Ә шулай да шигъри сүзнең тәмен

Тоя әле, тоя күңелем…


Тезәм менә шигырь юлларымны,

Алар минем гомер юлларым…

Ташлап китми әле Шигырь Кошым,

Тота әле каләм кулларым.


01.01.2018

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх