Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 76
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Яңа ел дигән тылсым…
ОглавлениеЯңа ел балаларныкы,
Бу – аларның шатлыгы.
Җитсен гомер буйларына
Яңа елның аклыгы!
Аларга дигән моҗиза,
Аларга дигән тылсым!..
Бу тылсым сабыйларга да,
Олыларга да булсын!
Сабый балага әйләнә
Олылар үзләре дә.
Балаларча күрә башлый
Аларның күзләре дә…
Бәйрәмдә алар үзләрен
Гел сабыйга саныйлар…
Яңа елда олылар да,
Балалар да – сабыйлар.
И балачак! Үземнең дә
Сабый буласым килә!
Балачактагы шикелле
Абый буласым килә!..
Сабыйлар төсле сокланам
Йолдызлар сибелгәнгә…
Сөенеп йөрим бәйрәмдә
Сабыйлар сөенгәнгә.
02.01.2018