Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 69

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
…китте

Оглавление

Тагын бер көн… Тагын бер ай…

Тагын бер ел үтеп китте.


Үтеп китте… Бәгырьләрне

Тетеп китте, өтеп китте.


Өтеп китте… Ә шулай да

Үкенмәслек итеп китте.


Итеп китте… Гомеремнең

Йомгагын да сүтеп китте.


Сүтеп китте… «Елама!» дип,

Яшьләремне сөртеп китте.


Сөртеп китте… Ни өчендер

Кабыргама төртеп китте.


Төртеп китте… Әллә шуңа

Сүз запасым бетеп китте.


Бетеп китте… Тагын бер ел

Күңелләрне… нитеп китте…


28.12.2017

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх