Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 71
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Кышкы яңгыр
ОглавлениеМатур булып, карлар явып
Киткән иде яңа гына.
Инде менә бертуктаусыз
Кышкы яңгыр ява гына…
Кышкы яңгыр, шыксыз яңгыр
Каплап алды бөтен төшне.
Көннәр шундый якты иде,
Бозды яңгыр бөтен эшне.
Кар өстенә яңгыр ява,
Гел су гына аяк асты…
Югыйсә бит күптән инде
Казанга кыш аяк басты…
Табигатьнең рәте китте,
Боза ул үз кануннарын.
Оныта ул кануннарның
Үзенә дә кагылганын…
Нидер булды бу дөньяга…
Көйсезләнә җәмгыять тә.
Әллә шуңа көйсезләнә,
Үзсүзләнә табигать тә.
Бу арада бу дөньяның
Бер көен дә табып булмый…
Кыш шушындый буламыни?!
Быел кышны танып булмый.
Яңа елны, өметләнеп,
Күңел күпме көтә иде…
Кар бабай белән Кар кызы
Тәки эреп бетә инде.
30.12.2017