Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 68
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
Син кайткач…
ОглавлениеСин кайтып кергәчтен, өйгә
Ямь кереп китте!
Син кайтып көлгәчтен, миңа
Җан кереп китте.
Күзләрем дә сөенечтән
Яшьләнеп китте,
Күңелләр дә кинәт кенә
Яшәреп китте.
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Якты нур тулды.
Сагышлы, моңлы җаныма
Татлы җыр тулды…
Син янымнан берчакта да
Китмәгән кебек…
Мин үзем дә сине бер дә
Көтмәгән кебек…
Гомерләр дә һич кенә дә
Узмаган кебек…
Тик барыбер җанда нидер
Сызлаган кебек.
Нидер сулкылдаган кебек,
Авырткан кебек…
Шактый яшәлгән бит инде…
Арыткан кебек…
Нишлисең, йөзеп булмый ул
Майда, балда гел…
Син кайткач, миңа шул җиткән.
Дөньям – ал да гөл!
27.12.2017